"Гаилә ул- җылы учак" гаилә белән китап уку көне
Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга өйрәтү гаиләдән салынса, бала китап белән дус була. . Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде. Шул уңайдан гаилә елы уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсендә “Гаилә ул- җылы учак ” гаилә белән китап уку көне уздырылды. Кичәгә Ахметовлар гаиләсе чакырылды. Алар бергәләшеп китаплар укыдылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, пазл төзеделәр. Кичләрен китапханәдә күңелле һәм файдалы итеп уздырдылар.