"Нинди һөнәр яхшырак" күргәзмә
Һөнәр сайлау- кеше тормышында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Шуның өчен бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлый башларга кирәк. Ә инде югары сыйныф укучыларына үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрен арттыра, ныгыту өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк. Шул максатларны күздә тотып Явлаштау авыл китапханәсе “Кайсы һөнәр яхшырак” дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә төрле һөнәрләр турында мәгълүматлар белән янәшә авылыбызның төрле тармакларында эшләүче үз эшләренең осталарының фотолары да урын алды. Алар турындагы мәгълүматлар белән дә танышу мөмкинлеге тудырылды.