"Бәйрәм белән гүзәл затлар" әдәби- музыкаль кичә
7 март көнне Явлаштау авыл мәдәния йортында якынлашып килүче 8 март- халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан “Бәйрәм белән гүзәл затлар” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Бәйрәм чарасы үзенчәлекле итеп оештырылды. 4 җырлы батлдан , җырлардан, шигырьләрдән торган чарада хатын- кыздарыбыз үзләренең белемнәрен, мөмкинлекләрен, осталыкларын сынадылар. Шулай ук видиоязмалардан балаларның бәйрәм котлавын карадылар. Барлык катнашучыларның бүләкләргә ия булулары бәйрәм чарасын тагын да ямьләп җибәрде.