Яз хәбәрчеләре"
Март, апрель айлары күчмә кошларның туган якларына кайту айлары булып тора. Озак кышлаганнан соң кошлар туган илләренә кайталар һәм бу шатлыклы мизгелне игътибарсыз калдырып булмый. Кошлар - безнең дусларыбыз. Алар -канатларында язны алып килүче шатлык хәбәрчеләре . Бу вакыйгага багышлап «Яз хәбәрчеләре» - китап күргәзмәсе оештырылды, китапларга күзәтү, кошларны танып белү буенча уен-викторина үткәрелде.