"Шигырь сөйлим туган телемдә"
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла. Шул максаттан Явлаштау авыл китапханәседә “Шигырь сөйлим туган телемдә” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Туган тел көненең барлыкка килү тарихын сөйләгәннән соң катнашучылар барысы да үзләре яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, һәркем өчен кадерле , якын булган “Туган тел” җыры белән кичә тәмамланды.