Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Интернет челтәре һәм мин"

Бүгенге көндә яшәешебез яңа заманча технологияләргә бәйле. Кәрәзле телефоннарны, компьютерны, ноутбукны, планшетны һәм башка гаджетларны кечесеннән алып өлкәненә кадәр үзе белән йөртә, өйдә, эштә, укуда, мәктәптә куллана. Җәмәгать транспортында барганда да  һәркемнең кулында  телефон, колагында колакчын күренә, кечкенә сабыймы яки яшүсмерме, аларның заман технологиясеннән аерылгысыз булуы гадәти күренешкә әйләнде. Без интернетны файдалы итеп кулланабызмы, юкмы, шул турыда сөйләшү, аңлашу максатыннан 17 февраль көнне Явлаштау авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән әңгәмә уздырылды, соңыннан интернет аша “Мин авылым тарихын беләмме” дигән тест эшләнде.