"Музейларда халкым үткәне"
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән әйтем бар. Ә тарихыбыз музейларда саклана. Музей ул- үткәннәргә сәяхәт. Музей ул – халык, милләт хәтере, халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары. Авылыбызның туган як музеенда бик күп экспонатлар саклана. Алар балаларга, яшүсмерләргә халкыбызның үткәнен белергә ярдәм итә. 16 февраль көнне “Музейларда халкым үткәне” дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде.Балалар музейда сакланучы экспонатлар белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар.