Муса Җәлил - балаларның якын дусты
Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул — ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.Шагыйрьнең туган көне уңаеннан Явлаштау авыл балалар бакчасында “Муса Җәлил- балаларның якын дусты” дип исемләнгән тематик сәгать уздырылды. Шигырьләр укылды, темага туры килүче рәсемнәр ясалды.