Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Тыныч булсын һәрбер туар таң

1989 елдан башлап, 35 ел дәвамында бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды.Авылыбыздан 5 егет шушы таулы илдә үзләренең хәрби бурычларын үтәүдә катнаштылар. Аларның 3 се бүгенге көндә исән саулар. Авылыбызда гомер итүче Мөнир Газизуллинны чакырып “Тыныч булсын һәрбер туар таң” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Ул үзенең башыннан кичкәннәре белән уртаклашты, сорауларга җаваплар бирде. Кичә дәвамында һәркемнең күңелендә бер генә теләк булды: дөньялар тыныч булсын!