"Бер биек тау калыр бу җирдә"
Язмыштан узмыш юк, ди халкыбыз, нинди генә авырлыклар килсә дә сикәлтәле, каршылыклы юлларын узып, тормыштан ямь , яшәүдән тәм табып яшәгән һәм иҗат иткән Ф. Яруллин халкыбыз өчен бик күп хезмәтләр калдырып киткән, үзен үлемсез иткән бөек шәхес. Туган көне уңаеннан “Бер бөек тау калыр бу җирдә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең иҗаты , тормыш юлы белән таныштырылды, шигырьләре укылды.