"Актив гаиләләр" әдәби сәгать
2024 ел Россиядә гаилә елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан 29 январь көнне авылыбыздагы иң күп китап укучы гаиләләрне чакырып китапханәдә “Актив гаиләләр”дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.Чакырылган китап укучылар соңгы вакытта укыган китаплары турында мавыктыргыч,укыйсы килү теләге тудырырлык итеп сөйләделәр, сорауларга жаваплар бирделәр,мәкальләр әйтештеләр.Бу очрашу күңелле китаплы кич утыру булды дип әйтергә була.