Яңа ел хәзинәсе" квест- уен
Квест- уен- ул балаларның уйлау мөмкинлеген арттыру, хәтерне яхшырту, аралашу культурасы булдыру, дуслыкны ныгыту максатыннан уздырыла. 5 январь көнне Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Яңа ел хәзинәсе” дип исемләнгән квест-уен оештырдылар.Хәзинәне эзләү юлында балалар төрле сынаулар үттеләр:табышмакларга жавап бирү,чыршы турында жыр башкару,кыш турында шигырьләр сөйләү, капкалы уены аша төрле сорауларга җаваплар бирү һ.б. Сынауларны уңышлы жиңеп чыккан балаларны мәдәният йортында Кыш бабай каршы алды һәм һөнәрләрен күрсәткән балаларга үзенең күчтәнәчләрен,бүләкләрен өләште.