"Язмышлардан узмыш юк
Язмыш ул һәркемгә төрлечә бирелә.Кемнедер саулыгы гомере буе озата бара,кемгәдер бу бәхет өлешләп кенә бирелә.Шулай булуга карамастан ,тәкьдиренә риза булып,үзен бәхетле санап ,булганына шөкер итеп яшәүче кешеләр дә бар арабызда.Шундыйлардан Явлаштау авылында гомер итүче Минкабиров Мәүлит абыйны әйтергә була.Күп еллар урын өстендә булса да ул радио,теливидение ,газета,журналлар аша бөтен мәгълүматны үзләштереп бара.Бик яратып шигырьләр тыңлый.Бүген аның янында булып ,хәлен белеп Г.Сәгыйров,Ф.Яруллин һәм Г.Гайнетдиноваларның шигырьләрен укыдык.Мәүлит абый сәламәтлеге чикле булса да ,рухын төшерми,яшәүнең матур якларын гына күрергә тырыша.