"Матур эшләребез бар" күргәзмә
2023нче ел ахырына якынлаша. Шул уңайдан Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре Республикабызда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елына нәтиҗә ясап, «Матур эшләребез бар!» исемле фотокүргәзмә оештырдылар. Күргәзмәдә ел дәвамында оештырылган, мәдәни мирасыбызны саклауга багышланган чаралардан фоторәсемнәр урын алды.