"Мин тормышка гашыйк" тематик сәгать
Бүген,1ноябрь көнне Явлаштау авыл китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән “Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән чара уздырдылар.Балалар Фәнис Яруллин ижаты аша әдәп,әхлак кагыйдәләренә жавап бирүче шигырьләр,хикәяләр белән таныштырылды.Шагыйрьнең авыр,катлаулы тормыш юлы кичерсә дә тормышны яратуы,кешеләргә булган ышанычы турында сөйләнде. Соңыннан фикерләү сәләтен арттыручы уеннар уйнатылды.