Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Шифалы шигырьләр остасы" тематик кичә

   Балаларның ялларын файдалы, истә калырлык  итеп уздыру максатыннан китапханәдә төрле мавыктыргыч чаралар уздыру күздә тотыла. Язучылар, шагыйрьләр турында, аларның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру да шулай ук максат итеп куела. Бүген, 29 октябрь көнне “Шифалы шигырьләр остасы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар белән Шәүкәт Галиевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Крассворд сорауларына җаваплар эзләдек. Шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды. Соңыннан өстәл уеннары уйнатылды.