"Туган көнең белән комсомол" тематик кичә
29 октябрь көнне Явлаштау мәдәният йортында Комсомол оешуга 105 ел тулу уңаеннан "Туган көнең белән комсомол!" дип исемләнгән тематик кичә булып үтте. Кичәдә яшьлек елларында комсомол сафларында булган егет- кызлар катнашты, шуңа күрә аларның искә алырдай вакыйгалары күп булды. Комсомолга керергә барулар, нинди сорауларга җавап бирүләре дә искә төшерелде. Комсомол туган көннәре үткәрүләре зур бер вакыйга булып хәтерләрдә сакланган. Уздырылган чара өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты, хатирәләрен яңартты.