"Милләт яме йола- бәйрәмнәрдә"
Милли традицияләребезне саклап калу, онытылган йола, гореф-гадәтләрне яңадан торгызу һәм яшь буынга җиткерү максатыннан, Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә!" фестиваль-конкурсын игълан ителде. Икшермә мәдәният йортында дүртенче зона этабында авылыбыз үзешчәннәре белән “Каз өмәсе” йоласы күрсәтелде.