Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Каз өмәсе"

Элек-электән һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килеп, буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрне сакларга омтылган. Соңгы елларда халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен искә төшерү, яңадан торгызуга зур игьтибар бирелә. 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 22 октябрь көнне Сабирова Рәгидәләр гаиләсендә “Каз өмәсе” уздырылды. Өмә уздыруда “Канәфер” фольклор коллективы һәм килгән кунаклар катнашты. Уен- көлке, җыр биюләр белән каз йолку үзе матур бәйрәмгә әйләнде. Һәр эш йоласына туры китереп эшләнде. Чишмә буена барып казларны юдык, элеккеге уеннар уйналды, борынгы җырлар җырланды. Эшләр беткәч йорт хуҗасы катнашучыларны каз коймагы һәм татар халкының башка милли ризыклары белән сыйлады.