"Онытылмас җырлар" тематик кичә
Безнең татар халкы борын-борынга җырга-моңга хирыс халык. Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Татар халкы моңнан яралгандыр, ахрысы. Шулай булмаса, халкыбызның “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”ләре булмас иде. Җыр ул халыкның күңел түреннән чыккан олы хәзинә. Ул кайгыда да, шатлыкта да җыр җырлап юанган. Җыр аның һәрвакыт юлдашы булган.Бу очракта күбрәк халык җырлары кулланылган. 18 октябрь көнне җырлар ярминкәсе уздырылды.Чара барышында өлкәннәребез үзләренең яшьлек җырларын башкардылар, бу җырлар аларны үткәннәргә кайтарды, бик күп хатирәләрен яңартты. Җыр булганда халкыбыз яшәр, иҗат итәр.