"Җырланасы җырлар алда әле" иҗат кичәсе
Авылыбызда эшчән, тырыш кешеләр яши. Алар турында уралар белән беррәттән үз бәхетләрен туган җирдә тапты диләр. Ринат абый Шамилов турында да нәкъ шулай дип әйтергә була.Ул шушы авылда туып, терлекчелектә эшләп “Атказанган терлекче” исеме алган кеше. Бакчасында безнең якларда үсүче культуралар гына түгел, җылы якта үсүче җиләк- җимешләр дә үстерә. Ринат абый күпкырлы шәхес ул. Матур җырлавы белән районыбызда гына түгел, республика дәрәҗәсендә танылган кеше. Шушы көннәрдә Ринат абыйга 70 яшь тулды. Шул уңайдан 14 октябрь көнне “Җырланасы җырлар алда әле” дип исемләнгән иҗат кичәсе уздырылды. Ринат абыйны котларга район мәдәният бүлеге начальнигы Загидуллин Р. Ф. чыгыш ясады һәм "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләде. Ф.,үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л.Р., "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Мубаракова Әлфия Галимзяновна, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмитович һәм башка күп кенә оешмалардан җитәкчеләр катнаштылар. Фольклор коллективлар үзләренең матур җырлары белән кичәне ямьләделәр.