Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Рәхмәтлебез сезгә өлкәннәр"

Октябрь ае матур бәйрәмнәрнең берсе булган өлкәннәр ункөнлеге белән башланып китә. Өлкән буын кешеләре безнең киңәшчеләребез , юл күрсәтүчеләребез, кирәк чакта ярдәм кулы сузучыларыбыз да булып торалар. Үз чиратыбызда шушы зур бәйрәмдә аларга булган рәхмәт сүзләребезне җиткерү, хөрмәт күрсәтү максатыннан 3 октябрь көнне “Рәхмәтлебез сезгә өлкәннәр” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Өлкәннәребезгә карата рәхмәт сүзләре әйтелде, концерт номерлары күрсәтелде. Кичә чәй табына артында яшьлек җырларын җырлап, күтәренке рухта  дәвам итте.