Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Ленинградның бөек батырлыгы" тарихи батырлыгы

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе.  Үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотк хисләр тәрбияләү максатынан 7 январь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Ленинградның бөек батырлыгы” дип исемләнгән тарихи сәгать уздырылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз искә алынды. Ленинград блокадасы турында Ринат абый Шамилов сөйләде. Блокадада калган мәктәп укучысы Таня Савичеваның язып барган  көндәлекләреннән өзекләр укылды. Балаларның сорауларына җаваплар бирелде.