"Кышкы могҗиза" рәсем конкурсы
Балаларның кышкы каникуллары дәвам итә. Һәр көнне балалар күңеленә хуш килүче чаралар уздырыла. Бүген, 5 январь көнне “Кышкы могҗиза” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балаларның кыш турындагы белемнәрен киңәйтү, уйлау сәләтләрен, фантазияләрен, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү һәм табигатьнең матурлыгын тоя, күрә белергә тәрбияләүче бу чарада балалар теләп катнаштылар. Аларның иҗатында кышкы табигать күренешләре, Кыш бабай, тәрәзәгә төшерелгән серле бизәкләр һәм башка бик күп матурлыклар күрергә мөмкин иде. Соңыннан катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.