"Табигатьтә кыш патшалык итә"
Кыш- табигатьнең иң матур, иң саф,рәхәт вакыты. Балаларның көтеп алган каникул вакыты булу белән ул икеләтә күңелле. Шул көннәрне файдалы, күңелле итеп уздыру максатыннан 4 январь көнне Явлаштау авыл китапханәсе “Табигатьтә кыш патшалык итә” дип исемләнгән уеннар оештырды. Кыш бабай һәм Кар кызы белән балалар чыршы бизәделәр, кыш турында шигырьләр сөйләгән балаларга Кыш бабай үзенең күчтәнәчләрен өләште. Хәрәкәтле уеннар уйнап балалар вакытларын файдалы итеп уздырдылар.