"Витаминлы башваткыч" интеллектуаль уен
Кышкы каникул чорында балаларның ялын файдалы итеп уздыру максатыннан бүген 3 январь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Витаминлы башваткыч” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Балалар башваткыч сорауларына җаваплар эзләделәр.Табылган җаваплар буенча китаплардан шигырьләр укыдылар. Шуны ук рәсемгә төшерә бардылар. Витаминлы яшелчәләрне балаларның хәтерендә калдыру өчен нәтиҗәле чара булды.