"Җир ул- уртак йортыбыз" экологик сәгать
20 декабрь көнне Явлаштау авыл китапханәсе “Җир ул- уртак йортыбыз” дип исемләнгән экологик дәрес уздырды. Балалар белән кышкы һәм җәйге табигатьнең үзенчәлекләре һәм безнең якларда кышлаучы кошлар турында сөйләштек. Алган белемне тирәнәйтү максатыннан ватманга кышкы һәм җәйге урман күренешләрен ясадык. Н. Каштанның “Кайсы ай бу?”, Ф. Ибрагимованың “Табигать бизәкләре”, Балалар энциклопедиясе китаплары файдаланылды.