Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Музейларда халкым язмышы" экскурсия

“Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк” дигән әйтем бар. Бу дөрестән дә нәкъ шулай. Без үзебезнең әби- бабаларыбызның, әти- әниләребезнең тамырларын, аларның ничек яшәүләре, ни белән шөгельләнүләрен белергә тиеш. Нәкъ шул максаттан чыгып бүген, 16 декабрь көнне Явлаштау авыл мәдәният хезмәткәрләре “Музейларда халкым язмышы” дип исемләнгән экскурсия оештырды. Укучылар колхоз, мәдәният тормышы белән таныштырылды. Тормыш алып бару өчен кулланылган көндәлек кирәк- яраклар турында аңлатылды. Авылыбызның горурлыгы булган Бариевлар искә алынды, шул чорда мәктәптә балаларга белем биргән укытучылар турында сөйләнде. Крассворд сорауларына җаваплар эзләгәннән соң балалар Кыш бабай күчтәнәченнән авыз иттеләр.