"Туган җирдә таптым бәхетне" портрет кичә
13 декабрь көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә авылыбызның зур хөрмәткә лаек булган Татарстанның атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемгә лаек булган Зөлхия апа Шириеваның туган көне уңаеннан “Туган җирдә таптым бәхетне” дип исемләнгән портрет- кичә уздырылды. Зөлхия апаның тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләгәннән соң сүз "Канәфер" фольклор коллективы членнары алды. Алар туган көн иясен бәйрәме белән котлау сүзләрен җиткерделәр. Балалары әйткән сүздән гаиләсендә дә олы хөрмәткә ия булуы күренде Зөлхия апаның. Кичә чәй табыны артында җырланган милли моңнарыбыз белән дәвам итте.