Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Күңелдән- күңелгә" тематик кичә

Саулык- сәламәтлекне беркем дә сайлап ала алмый. Кемгәдер бик яшьтән саулыгын югалтырга туры килә. Һәм алар  кеше ярдәменә мохтаҗ булып яшиләр. Бу авырлыкны әзгә генә булса да оныттырып тору, аларга игътибарны арттыру максатыннан  ел саен инвалидлар декадасы  үткәрелә. 8 декабрь көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Күңелдән- күңелгә” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Чакырылган кунаклар “Башваткыч” сорауларына җаваплар эзләделәр, Ф. Яруллин иҗаты белән таныштылар, шәфкать туташы Р. Валиеваның чыгышын тыңладылар. Чәй табыны артында Ринат абый Шамилов, Фәүҗәт Ганиевларның матур җырларын тыңладылар һәм кушылып та җырладылар.