Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Гомеремнең иң гүзәл чагы" иҗат кичәсе

Мәдәният хезмәткәре - ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче. Чөнки мәдәният өлкәсе - җыр-моң, шигърият сөючеләрне янәшәсенә туплаучы көч. Биредә чын иҗат кешесе булмасаң, кешеләрне ярата, тәэсир итәрлек сүзләр таба белмәсәң, әлеге һөнәрнең асылына төшенү, аңа чын мәгънәсендә бирелеп эшләп булмый.       7 декабрь көнне шушы сыйфатларны үзендә туплаган үзенең 40 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган мәдәният йорты мөдире Әхмәтҗанова Гәүһәриянең иҗат кичәсе үткәрелде. Кичәгә барлык мәдәният хезмәткәрләре чакырылды. Күтәренке рухта узган кичә вакытында хезмәттәшләренең җылы сүзләрен, рәхмәтләрен ирештерделәр, тырыш  хезмәтенә уңай бәя бирелде.