Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Авылым батырлары" батырлык сәгате

3 декабрь көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Ватан геройлары һәм билгесез солдат көне уңаеннан “Авылым батырлары” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Әфганстанда хезмәт итеп Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Мөнир Газизуллинның эшләгән батырлыгы турында сөйләдек. Акберов Гәлиәхмәт абый бүгенге көндә Украинада хәрби очучы булып хезмәт итүче энесе Акберов Ринат турында сөйләде. Шулай ук мәдәният йорты каршындагы билгесез солдат һәйкәле янында урнашкан мемориал тактада язылган сугышта һәлак булган һәм туган якларына әйләнеп кайткан авылдашлар искә алынды.