"Әкияттә кунакта" балалар иртәсе
Дөньяда әкият дигән гаҗәеп могҗиза бар. Аңа балалар аерым хөрмәт белән карый һәм аңа карата күңелендә җылы хисләр саклый. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Бүген, 28 октябрь көнне Явлаштау авыл мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Мишәбаш авылы “Тюльпан” балалар бакчасында китап атналыгының бишенче көнен әкият китапларына багышлап “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән әкиятләр көне уздырылды. Балаларга Ф. Мәрдәнова А. Имамиеваларның әкиятләре һәм татар халык әкиятләре укылды, А. Алишның “Куян кызы” әкияте сәхнәләштерелде.Балалар әкиятләрдәге геройларның рәсемнәреннән ябыштырып апплекация эшләделәр.