"Җыр кешенең юлдашы" китап күргәзмәсе
Татар халкы элек- электән җырга- моңга хирыс халык. Шатлыгын да , сагышын да җыр аша белдерә ул.Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң зур мирас ул. Шушы марасны таныту, күрсәтү максатыннан 26 октябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Җыр кешенең юлдашы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде һәм “Җырлар ярминкәсе” чарасыда катнашучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәгә татар халыкының җыр китаплары, халкыбыз мирасын буыннан- буынга тапшыручы җырчылар турында китаплар, шулай ук шигырь китаплары куелды. Ә. Афзалованың “Үзем турында”, Г. Әдһәмнең “Наласа авылы көе” китапларыннан укылган өзекләр кызыксыну зур уятты.