Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Без белергә тиеш китапар" дәрес- әңгәмә

  Китаплар кайсы гына өлкәгә карамасын, безне матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә; тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә, һәм гомумән, шәхес буларак формалашырга булыша.Нинди генә китапны алып укысаң да гыйлем ишекләрен ачасың. Яңа китапмы ул, инде берничә буынны тәрбияләгән китапмы, һәркайсының китап укучыларга җиткерәсе яңалыгы, бирәсе белеме бар. Бүген, 18 октябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Без белергә тиеш китаплар” дип исемләнгән дәрес- әңгәмә уздырылды. Катнашучылар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырылды. Шул ук вакытта инде бик күп китап укучылар тарафыннан яратып укылган Ф. Шафигуллин, Г. Галиев, А. Хәсәновларның китапларыннан өзекләр укылды. Профессия сайлау алдында торган яшүсмерләр өчен Л. Неллиның”Формула призвания” китабы кызыксыну уятты.