"Көзге бакчада" балалар иртәсе
Табигать көзгә әзерләнә. Сары яфраклар, көннәрнең салкынча торуы, еш яуган яңгырлар шуның билгесе. Җылы матур кояшлы көннәр артта калды. Шулай булса да матур көннәрнең кайтавазы булып бакчаларда өлгергән мул уңышы белән сөендерде быелгы ел. Бакчаларда үскән җиләк- җимешләр турында сөйләшү, китаплар белән танышу максатыннан Мишәбаш “Тюльпан” балалар бакчасында “Көзге бакчада” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды. Көз турында, көзге уңышлар турында шигырьләр, хикәяләр укылды. Балаларның шигырьләрен , җырларын тыңладык.Соңыннан яшелчәләр ясап шуларны буядылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр.