"тирән тамырлы нәсел агачы" туган якны өйрәнү сәгате
Без һәрберебез үзебезнең үткәнебезне, әби- бабаларыбызны, нәселебезне белергә тиеш. Соңгы вакытта бу юнәлештә бик зур эшләр башкарыла. Күренекле кешеләр, язучылар, шагыйрьләр үзләренең нәсел агачларын- шәҗәрәләрен эшләделәр, һәм нәселдәге тирән тамырларын барладылар. Бу эш безнең авылыбызда да алып барыла. 7 октябрь көнне “Тирән тамырлы нәсел агачы” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Без анда авылыбыздагы иң зур Шәймәрдан нәселенең шәҗәрәсе белән таныштык. Чарада катнашучы балаларның күбесен берләштергән нәсел агачы балаларда зур кызыксыну уятты.