"Мәңгелек балачак илендә" китап күргәзмәсе
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Филология фәннәре кандидаты. Татарстан һәм Русия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкаручы Ленар Шәехның туган көне уңаеннан китапханәдә “Мәңгелек балачак илендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә шагыйрьнең 8 китабы куелды .Ленар Шәехның биографиясе белән таныштырганнан соң шигырьләре кычкырып укылды.