"Сез иң сабыр кеше икәнсез" очрашу
5 октябрь- укытучылар көне буларак бәйрәм ителә. Укытучы дигәч күз алдына әниләр белән янәшә куярлык, уйлаган саен бары тик җылы хисләр генә уятучы, җанга якын, олы хөрмәткә лаек укытучыларыбыз килеп баса. Безне кулыбыздан тотып хәреф язарга, укырга, санарга өйрәткән бу бөек затларыбызга рәхмәтләребезнең иң олысын әйтәсебез килә. Бәйрәм уңаеннан шушы олы хисләрне җиткерү, әйтү, бәйрәм белән котлау максатыннан Явлаштау һәм Мишәбаш авыл мәдәният хезмәткәрләре укытучы ветераннар белән “Сез иң сабыр кеше икәнсез” дип исемләнгән очрашу уздырдылар. Очрашу вакытында котлау, рәхмәт сүзләре әйтелде, мәктәп елларындагы истәлекләр сөйләнде. Шигырьләр укылды, җырлар башкарылды.