"Ә йөрәктә яшьлек җырлый" очрашу
Октябрь ае бәйрәмнәргә бай ул. Шуларның иң матуры, иң җылысы өлкәннәр көне. Чөнки ул безнең әти- әниләребез, әби- бабайларыбызның көтеп алган, күңелле бәйрәме. Бәйрәм көнне алар бер- берсе белән очрашып чын күңелдән сөйләшеп күңел ачалар. 4 октябрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында Явлаштау мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәребез өчен “Ә йөрәктә яшьлек җырлый” дип исемләнгән кичә уздырылды. Өлкәннәребезне котларга җитәкчеләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар килде. Чәй табыны артында матур уеннар уйнап, күңелле хатирәләр сөйләшеп , яшьлектәге җырларын җырлап күңелле итеп ял итте өлкәннәребез.