"Мәдәни көндәлек битләре буйлап" мәдәни дәрес
30 сентябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә “Мәдәни көндәлек битләре буйлап” дип исемләнгән мәдәни дәрес уздырылды. Балалар көндәлекне куллану тәртибе белән таныштырылды. Төрле милләт халыкларының милли киемнәре, гореф гадәтләре, мәдәнияте турында сөйләнде. Татар халкының милли киеме булган читек ясап шуны бизәү балаларга күңелле шөгель булды.