Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Алтын көз" экскурсия

Бакчадагы тулып пешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп җиргә алтын көз килде. Бакчаларда кызыл, сары, алсу алмалар өлгергән, кызарып пешкән миләш, баланнар белән агачлар сыгылып утыралар. Менә шушы матурлыкны, муллыкны күреп хозурлану максатыннан балалар белән 22 сентябрь көнне “Алтын көз” дип исемләнгән экскурсиягә бардык.  Табигатьнең кышка әзерләнүен, агач яфракларының төрле төсләргә керүен күзәттек. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең терлек азыгы әзерләү барышы белән таныштык. Табигатькә экскурсияләр балаларда матурлыкны күрә белергә, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле чара булып тора.