"Әдәби алан әдипләре" әдәби сәгать
Саба үзәк китапханәсе тәкъдим иткән “Әдәби алан” проекты кысаларында китапханәдә халкыбызның уеннары, милли хәзинәсе, мәкаль, әйтемнәре балаларга җиткерелде. Шагыйрьләрнең, язучыларның тормыш юллары, иҗатлары белән таныштырылды. Бүген китапханәнең китап бирү пункты булган Мишәбаш мәдәният йортында “Әдәби алан әдипләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балаларны А. Алишның, Ф. Яруллинның тормыш юлы белән таныштырылды, шигырьләре , кыска хикәяләре укылды. Соңыннан биремнәрне эшләп җавапларны “Әдәби алан” дәфтәрләренә язып куелды.