”Иман нуры балкый аның ай кебек йөзләрендә”очрашу кичәсе
26 июль көнне Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан “Иман нуры балкый аның ай кебек йөзләрендә” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырдылар. Авылыбызның абыстае Тәслимә Сабирзянова балаларга бер- берең белән дус- тату, тәртипле булу кагыйдәләре, ислам дине кануннары буенча яшәгән үрнәк гаиләләр хакында бик матур итеп сөйләде. Балалар вәгазьләр тыңладылар, тәмле коймак белән чәй эчтеләр.