Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Яшә, чишмә!" экологик экскурсия

  Су – безнең төп байлыгыбыз. Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар. Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торган.Еллар узу белән юкка чыккан чишмәне  дә казып , икенче сулыш өререлгән “Кода- кодагый” чишмәсенә Явлаштау авыл китапханәсе балалар белән “Яшә, чишмә!” дип исемләнгән экологик экскурсия оештырды. Чишмә тарихы белән танышкан балалар чишмә турында шигырьләр тыңладылар, ян- якта үскән чүп үләннәрен чистарттылар.Елга аркылы чыгу  өчен басма салдылар. Сәяхәт балаларның хәрәкәтле уеннары белән тәмамланды.