Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Хезмәте барның- хөрмәте бар" терлекчелек фермасына экскурсия

   Җәйге каникул вакытында балаларның ялын дөрес һәм файдалы итеп уздыру максатыннан төрле юнәлештә эшләр башкарыла. Авыл хуҗалыгында башкарылган эшләр, анда эшләүче кешеләр белән якыннан танышу мксатыннан 16 июль көнне Явлаштау авыл китапханәсе балалар белән терлекчелек фермасына   “Хезмәте барның- хөрмәте бар” дип исемләнгән  экскурсия оештырды. Экскурсия барышында  терлекчеләрнең куйган хезмәте, аның нечкәлекләре белән 30 елын терлекчелеккә багышлаган Гаффанова Фидания таныштырды. Яшь бозаулар торагы балаларны иң кызыксындырганы булды. Балаларның сорауларына ферма мөдире Фаил Тимергалиев   җавап бирде. Экскурсия хезмәт кешеләренә карата хөрмәт,  туган якка мәхәббәт тәрбияләү һәм хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан оештырылды.