"Җәйге аланга сәяхәт"
14 июль көнне Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пунктында Әдәби алан проекты кысаларында Саба үзәк китапханәсе китапханәчеләре тарафыннан уздырылган “Әдәби аланга экскурсия” дип исемләнгән чарада катнаштык. Чара Шүрәле белән Убырлының китапларны урлавы белән башланып китте. Китапларны табуда ярдәмгә килгән Буратино балалар белән сорауларга җаваплар биреп югалган китапларны табуга ирештеләр. Балаларның яраткан мультфильм герое Нолик күрсәткән фокуслар балаларга бик ошады. Хәрәкәтле уеннар балаларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Барлык уеннарда актив катнашып, бүләкләр алган балалар яхшы кәеф белән таралыштылар.