"Урман - яшәү чыганагы" КВН, китап күргәзмәсе
20 май көнне Явлаштау авыл китапханәсендә 20 май көнне “Урман- яшәү чыганагы” дип исемләнгән КВН уздырылды. Катнашучылар ике төркемгә бүленеп көч сынаштылар. Урман белән бәйле булган кызыклы хәлләр сөйләнде, урман байлыклары саналды, сорауларга җаваплар бирелде. “Урман- яшәү чыганагы”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.