"Минем гаиләм- минем терәгем" әдәби тематик кичә
Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә-һәрберебез тормышында иң мөһиме. Тату гаиләләрдә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә кешелеклелек, тугрылык саклана һәм патшалык итә. 13 май көнне Явлаштау мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Минем гаиләм - минем терәгем"дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.Бу кичәгә «Канәфер» фольклор коллективы әгъзалары җыелды. Шамиловлар һәм Шириевлар гаиләләре әбиләре һәм оныклары белән бергә килделәр. Чарада катнашучылар гаиләләренең берләшү серләре белән уртаклаштылар, кызыклы гаилә тарихы турында сөйләделәр. Кичәнең икенче өлешендә әбиләр һәм оныклар төрле конкурсларда катнаштылар. Алар үз гаиләләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Кичә барысына да бик ошады. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.