"Татарча сөйләшик" кичә- әңгәмә
Туган тел! Бу сүз һәркем өчен дә кадерле, газиз. Һәрберебез үз халкыбызның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, тарихын өйрәнергә, үз ана телебездә сөйләшергә, аны үзебездән соң килгән буыннарга барлык нечкәлекләре белән тапшырырга тиешбез. Шушы сыйфатларны аңлату, туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 18 май көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Татарча сөйләшик” дип исемләнгән әңгәмә- кичә үткәрелде. Бирелгән сорауларга балалар төгәл җаваплар бирделәр. Катнашучылар үз теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр. Авылдашыбыз Гәлиәхмәт абый Акберов балаларга үзенең төпле киңәшләрен бирде.